"Җиңелмәгән Ленинград"Күргәзмәсе
2025 елның 27 гыйнварында Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүгә 81 ел тула. Ленинград блокадасы-Ватан тарихының иң героик битләренең берсе һәм бер үк вакытта иң фаҗигале. Истәлекле датага Җәлилнең 1нче мәктәбендә «Непокоренный Ленинград»театральләштерелгән күргәзмәсе оештырылды.
Күргәзмә тамашачыларны блокаданың каһарман көннәре, Ленинград шәһәрен каһарманнарча саклау, ул коточкыч блокада көннәрендә һәлак булган һәм могҗиза белән исән калган кешеләрнең язмышы турындагы тарихи фактлар белән таныштырды."Юность" театр түгәрәге балалары блокададагы Ленинград тормышыннан өзек күрсәттеләр.