Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее яңа бинада үзенең эшчәнлеген бик күркәм һәм мөһим чарадан башлап җибәрде: сугыш ветераны Исмәгыйлев Габделәхәт Гыйльфанетдин улын "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы" юбилей медале белән бүләкләү һәм Сарман районы Почетлы гражданы исеме бирү тантанасы үздырылды.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры- Марат Азат улы Җәббаров, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы- Җәүдәт Миргаҗәм улы Салихов, Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы башлыгы - Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин һәм Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары - Сәхипова Индира Рәис кызы катнаштылар.
Мөхтәрәм кунакларны Сарман гимназиясенең яшьармеечылары отделениесе каршы алды.