2025 нче елның 7 февралендә МБГББУ “А.Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе» укучылары Татарстан Республикасы гербы көнен һәм патриотик тәрбия айлыгы кысаларында мәктәптә тематик класс сәгатьләре һәм интерактив уеннарда катнаштылар.
Чаралар укучыларның төбәкнең дәүләт символикасы һәм аның әһәмияте турында хәбәрдарлыгын арттыруга юнәлдерелгән иде. Интерактив дәресләрдә Татарстан гербының барлыкка килү тарихы, аның элементлары һәм аларның һәркайсының символик әһәмияте турында тыңладылар. Шулай ук пазллар җыйдылар һәм тематик рәсемнәр ясадылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Соңыннан мәдәни традицияләрне һәм патриотизмны саклауның мөһимлеге турында фикер алыштылар.
Әлеге чаралар үсеп килүче буында туган якның тарихи мирасына һәм мәдәни кыйммәтләренә хөрмәт формалаштыралар.