Төбәкара фәнни-гамәли конференциядә "Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбе" укучылары Ралия Ахметбаева һәм Нурзиль Мухаметовка II дәрәҗә диплом тапшырылды

2025 елның 8 феврале, шимбә

2025 елның 7 февралендә Казанның Яңа Савин районы "Россия Герое М.Р.Ахметшин исемендәге 113 нче урта гомуми белем бирүче татар-рус мәктәбе"ндә "Тарих данлы битләр. Геройлар мәктәбе" конференциясе үтте.

Конференция нәтиҗәләре буенча "Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбе"нең 6 нчы сыйныф укучысы Ралия Ахметбаева II дәрәҗә дипломга, "Сарайлы ООШ" филиалының 7 нче сыйныф укучысы Мухаметов Нурзиль II дәрәҗә дипломга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International