Сарман муниципаль районы Башлыгы Кубогына Татарстан Республикасы көньяк-көнчыгышындагы кышкы картинг буенча ачык ярышлар

2025 елның 8 феврале, шимбә

Бүген Мортыштамак авылы янындагы Мор күлендә Сарман муниципаль районы Башлыгы Кубогына Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышындагы кышкы картинг буенча ачык ярышлар уза. Анда Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Оренбург өлкәсеннән спортчылар катнаша. Ярышларда катнашучыларны Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин сәламләде, уңышлар теләде. Ярышларның баш хөкемдары Азат Арсланов кагыйдәләрне аңлатты. Картингистлар берничә төркемдә ярыша. Хәзерге вакытта ярышларның иң кызган чагы бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International