8 нче февральдә “М.Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең “Үсеш ноктасы” үзәге базасында башлангыч сыйныфлар өчен “Фән көн”енә багышланган мастер- класслар оештырылды.
Тугызынчы сыйныф укучылары алар өчен "Тәҗрибә һәм экспериментларның танып белү сәгате" уздырдылар. Балалар күп кенә яңа һәм кызыклы яңалыклар белделәр, "Үсеш ноктасы" җиһазларын кулланып, мөстәкыйль рәвештә катлаулы экспериментлар үткәрделәр, практикада физика һәм химиянең беренче нигезләрен белделәр.