Бүген Мортыш-Тамак авылы янындагы Мор күлендә Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышындагы кышкы картинг буенча Сарман муниципаль районы Башлыгы Кубогына ачык ярышлар узды. Анда Татарстан һәм Башкортстаннан 140ка якын спортчы катнашты. Җиңүчеләрне Кубоклар, Дипломнар һәм медальләр белән Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин бүләкләде.