Сарман урта мәктәбенең 8 «а» сыйныфы укучылары "Солдатка посылка" патриотик акциясендә катнаштылар.

2025 елның 10 феврале, дүшәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү һәм "80 патриотик эш" планын үтәү кысаларында Сарман урта мәктәбенең 8 «а» сыйныфы укучылары "Солдатка Посылка" патриотик акциясендә катнаштылар. Акциянең максаты-махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга ярдәм күрсәтү һәм аларның рухын күтәрү.

Бүген Россия хәрбиләре сугышларда батырлык һәм чыдамлык күрсәтәләр. Егетләр хәрби хезмәткәрләргә окоп шәмнәрен тапшырдылар. Бу шәмнәр яктылык һәм җылылык биреп, 5-7 сәгать яналар. Шәм янында җылынырга, аяк киемен киптерергә, ризыкны җылытырга мөмкин. Без сугышчыларыбыз гаиләләренә исән-сау һәм һичшиксез җиңү белән кайтачакларына ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International