Ләке авылында туып, шушында гомер кичерүче юбилярыбыз - Александрова Мария Денисовнага 90 яшь. Мария Денисовнаны юбилее белән район Сарман муниципаль районы Башлыгы урынбасары Гәрәева Гузәл Рифкатъ кызы, Ләке авыл җирлеге башлыгы Антонов Юрий Григорьевич, авылның ветераннар Советы Рәисе Асанова Ольга Ивановна тәбрикләделәр. Гүзәл Рифкатовна район Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвирович Хуснуллин исеменнән һәм үзе исеменнән Рәхмәт хаты, бүләкләр тапшырды, Һәм изге теләкләрен җиткерде. Юбилярга сәламәт, озын гомер телибез. Балаларыгызның игелеген күреп, бәхет-шатлыкта яшәргә насыйп булсын.