Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча “Җитез куянның юлдагы маҗаралары” спектакле

2025 елның 10 феврале, дүшәмбе

2 нче Җәлил урта мәктәбенең  яшь инспекторлар отряды 3 нче «Алёнушка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән актив рәвештә эш алып баралар. 7 нче гыйнварда алар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча куелган “Юлдагы маҗаралар” спектаклен күрсәттеләр. Яшь актерларның мавыктыргыч уйнавы, тамашачыларны тылсымлы әкият дөньясына алып керде, балалар Куян кызы маҗараларын кызыксынып күзәттеләр. Бу балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерергә һәм кабатларга ярдәм итте. Чарада  юл иминлеге кагыйдәләре буенча профилактика бүлеге начальнигы Ситдикова Алсу Разиновна чыгыш ясады, Яшь инспекторлар отрядына  юл травматизмын профилактикалау буенча актив эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм барысына да истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International