Әзерлек төркеме балалары һәм тәрбиячеләре «Сәяхәт башлана» материаллар комплекты алдылар

2025 елның 10 феврале, дүшәмбе

1 нче санлы  «Кояшкай» балалар бакчасының әзерлек төркеме балалары һәм тәрбиячеләре өчен «Алдынгылар Хәрәкәтендә балалар бакчалары» проектын тормышка ашыру өчен «Сәяхәт башлана» методик материаллар комплекты тапшырылды.Алар  тәрбияче ярдәмлегеннән һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмасының мәктәпкә  әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләрнең  рус һәм татар телләрендәге эш дәфтәреннән гыйбарәт. Балалар эш дәфтәрләре буенча шөгыльләнә башладылар. Эш барышында төркем тәрбиячеләре балалар белән дәресләр тематикасы буенча әңгәмә коралар, ребуслар чишәләр, өч дус - Барсик, Тамыр батыр һәм Имәншаһ белән сәяхәт итәләр һәм виртуаль экскурсияләр ясыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International