Сарман районында 2025 елда Татарстан Республикасы «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионатының төбәк этабын ачу

2025 елның 11 феврале, сишәмбе

Бүген районда 2025 елда Татарстан Республикасы «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионатының төбәк этабы старт алды. Чемпионат Сарман аграр көллияте базасында Һөнәри әзерлек ресурс үзәгендә узачак, анда Татарстан Республикасы урта һөнәри уку йортларыннан 6 студент катнашачак. Чемпионатта катнашучыларны Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, көллият директоры Зөбәер Зәйнетдин улы Агелтдинов, «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясе буенча халыкара эксперт Валерий Николаевич Левин, Сарман районы буенча авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Николай Иванович Сахуриев сәламләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International