1 февральдән Татарстанда бала тууга пособиеләр артты

2025 елның 11 феврале, сишәмбе

Татарстанда бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие күләме артты, февральдән ул 26,9 мең сум тәшкил итә. Бу хакта Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр итте. 2024 елда бу пособиене 23 мең гаилә алган, гомуми суммасы 580 млн сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International