1 нче санлы «Кояшкай» балалар бакчасында Сарман балалар бакчалары командалары арасында «ЭкоПатруль» экологик агитбригадалары муниципаль бәйгесе узды.

2025 елның 11 феврале, сишәмбе

1 нче санлы «Кояшкай» балалар бакчасында Сарман балалар бакчалары командалары арасында «ЭкоПатруль» экологик агитбригадалары муниципаль бәйгесе узды. 4 агитбригада командасы экология темасына куелган чыгышларын тәкъдим итте, алар табигатьне сакларга өндәде. Безнең бакчаның әзерлек төркеме балаларыннан торган "Табигать белгечләре"  командасы чыгышы туган авылыбызның экологик иминлеге мәсьәләләренә һәм аларны хәл итү юлларына багышланды. Нәтиҗәдә  “Табигать белгечләре” командасы 1 урынны яулады.Бәйге ахырында барлык катнашучыларга дипломнар һәм татлы бүләкләр тапшырылды! Балаларыбызны котлыйбыз, алар балалар бакчасын лаеклы яклап чыктылар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International