Сарман урта мәктәбенең 6в сыйныфы укучылары, ата-аналар белән бергәләп, "Бердәм сыйныф серләре" бәйгесенең муниципаль этабында 1 урынны алдылар.

2025 елның 11 феврале, сишәмбе

10 февраль көнне ата-аналар комитетларының "Бердәм сыйныф серләре" конкурсының муниципаль этабы булып узды. Анда Сарман урта мәктәбенең 6в сыйныфы укучылары ата-аналар белән берлектә сыйныф җитәкчесе В. Р. Хөсәенова җитәкчелегендә катнаштылар. Конкурс "Иң тату сыйныф", "Класс визиткалары" күргәзмәләреннән һәм иҗади конкурсыннан торды.

  Өч команда арасында 6В сыйныф укучылары һәм ата-аналар 1 урынны алдылар.  Без 6В сыйныфы коллективын һәм аларның әти-әниләрен котлыйбыз, алга таба да зона этабында уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International