Быел патриот шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 119 ел була. Шул уңайдан мәктәбебездә «Гомерем минем моңлы бер җыр иде" дип исемләнгән шигырь бәйгесе үткәрелде. 1-11 нче сыйныф укучылары Муса Җәлилнең төрле елларда язылган шигырьләрен сәнгатьле сөйләделәр. Һәр сыйныфтан җиңүчеләр билгеләнде.