2025 нче елның 12 нче февралендә "Җәлил гимназиясе" нең 9 нчы сыйныфларында рус теленнән әңгәмә булып узды. Йомгаклау әңгәмәсе 9 нчы сыйныф укучыларының коммуникатив компетенциясен - төрле темаларга монологик әйтелмәләр язу, диалогта катнашу, текстны сәнгатьле итеп кычкырып уку, өстәмә мәгълүмат җәлеп итеп, текстны сөйләү күнекмәләрен тикшерүгә юнәлдерелгән. Әңгәмә һәр укучы өчен индивидуаль узды.