11 февральдә, Муса Җәлилнең тууына 119 ел тулу көнендә, МББУ «Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбе» ндә «Гомерем минем моңлы бер җырым иде» дип исемләнгән китап укучылар конкурсы булып узды. 1-11 класс укучылары патриот шагыйрьнең төрле елларда язган шигырьләрен тирән эчтәлекле итеп укыдылар. 1-4 сыйныфлар арасында 3 а сыйныфыннан Зарипова Резеда, 5-8 сыйныфлар арасында 6 а сыйныфыннан Вәлиева Аделина, 9-11 сыйныфлар арасында 11 сыйныфтан Гәрәев Нияз җиңүче булды. Барлык катнашучыларны грамоталар белән бүләкләделәр, ә җиңүчеләргә уңышлар телибез!