Петровский Завод авыл җирлегендә тыл ветераннары: Дәүләтшин Фоат Мөхәммәтша улы, Латыйпов Габделхәй Латыйп улы, Хөсәенова Таһъзимә Нуриәхмәт кызына «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләре тапшырылды. Чарада МББУ «Петровский Завод урта гомуми белем бирү мәктәбе» яшь армиячеләре һәм авыл җирлеге башлыгы Нуртдинов Рәсим Ревович катнашты, ул ветераннарны котлады һәм аларга медальләр һәм азык-төлек җыелмалары тапшырды.