Телдән имтиханны уңышлы узу-дәүләт йомгаклау аттестациясен тапшыру өчен мәҗбүри шартларның берсе. Әңгәмәдә коммуникатив күнекмәләр - уку, сөйләү, цитаталар китерү, диалог һәм монолог алып бара белү тикшерелә. Безнең мәктәп укучылары куелган бурычны үтәделәр, зачет өчен тиешле баллар җыйдылар.