Иске Минзәләбаш авылында тыл хезмәтчәннәренә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләре тапшырылды

2025 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Россия Президенты В. В. Путин «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медален игълан итте.

Бүген, 2025 елның 13 февралендә, Иске Минзәләбаш авылында тыл хезмәтчәннәренә шушы юбилей медальләре тапшырылды.
Катифа апа һәм Әнвәр абый - ул вакыттагы вакыйгаларның шаһитлары, алар үзләренең авыр хезмәтләре белән җиңүгә өлеш керткәннәр һәм илне торгызуда катнашканнар.
МБГББУ “А.Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе» укучылары, «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары тыл хезмәтчәннәрен ихтирам белән котладылар. Алар ветераннарга батырлык һәм кыюлык символы булган георгий тасмасын бүләк иттеләр. Медаль рәвешендә ясалган чәчәк үсеп килүче буын тарафыннан тирән хөрмәт һәм рәхмәт символына әверелде.
Бу бәйрәм яшь буынның өлкәннәрне хөрмәт итүе һәм аларның бөек батырлыкларын истә тотуның тагын бер ачык мисалы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International