Район авыл җирлекләрендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН уеннарының сайлап алу туры башланды. Сарман район мәдәният йорты хезмәткәрләре жюри составында беренче сайлап алу турын Чукмарлы авыл мәдәният йортында 11-нче февраль көнне уздырды.