13 февральдә «Авыл хуҗалыгы машиналары» компетенциясе буенча 2025 елда Татарстан Республикасы «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионатының төбәк этабын ябу тантанасы булды. Чарада Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Әнәс улы Вәлиев катнашты.
Чемпионатның җиңүчесе-Саба аграр көллияте студенты Агләмов Айнур Тауфик улы, икенче дәрәҗә призер – Кукмара аграр көллияте студенты Галимуллин Рушан Рәис улы, өченче дәрәҗә призер – Сарман аграр көллияте студенты Фәрхетдинов Илназ Илшат улы. Айнур Агләмов – төбәк этабында җиңүче, «профессионаллар»Бөтенроссия чемпионатында Татарстан Республикасы исеменнән чыгыш ясаячак.
Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләрне «һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешма генераль директоры Эмиль Фидаил улы Гобәйдуллин тапшырды.