Бүген 4 нче "Кызыл калфак" Җәлил балалар бакчасында, гадәттәгечә, герой-шагыйрьнең туган көненә багышланган "Муса Җәлил безнең йөрәкләрдә" патриотик сәгате узды. Татар телен өйрәтү буенча тәрбияче Рәхмәтова Айгөл Фәнил кызы урта, өлкән һәм әзерлек төркеме балалары белән әдәби чара үткәрде. Балалар Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар.