Герой-шагыйрь Муса Җәлил турында әзерлек төркеме балалары белән әңгәмә

2025 елның 14 феврале, җомга

14 февраль көнне әзерлек төркеме балалары белән бөек татар шагыйре Муса Җәлил иҗаты турында әңгәмә үткәрелде. Әңгәмәнең максаты-бөек шагыйрьгә, аның батырлыгына хөрмәт, туган илгә мәхәббәт һәм тугрылык тәрбияләү. Балалар шагыйрьнең авыр фаҗигале язмышы, аның Бөек Ватан сугышында корреспондент сыйфатында катнашуы, әсирлектәге кешелексез шартлар турында беләләр. Тәрбияче сугышка кадәрге һәм сугыш чоры шигырьләрен укыды. Бигрәк тә «Кызыл ромашка»әсәре балаларның күңелләрен нечкәртте. Шагыйрь җиңүне күрергә хыяллана, ләкин аның хыяллары тормышка ашмый. Туган ил, Балалар турында җырлар җырланмыйча калды. Әмма Муса Җәлил яратканнары да мәңге үлмәс.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International