Муса Җәлил-Бөек Ватан сугышы вакытында немецлар кулына әсир төшеп, немецлар кулыннан батырларча һәлак булган татар шагыйрь-герое. Шагыйрь сынмый, төрмәдә утырганда да шигырьләр язуын дәвам итә. Балалар бакчасында һәр елны 15 февральдә шагыйрьнең туган көнен билгеләп үтәбез,балалар өчен аның шигырьләрен өйрәнәбез, аның батырлыгына сокланабыз. Безнең максат: балаларны герой шагыйрьнең батырлыгы белән таныштыру һәм аның үрнәгендә патриотик хисләр һәм Ватанга мәхәббәт тәрбияләү.