"Лилия" балалар бакчасында шигырь сөйләүчеләр бәйгесе узды

2025 елның 14 феврале, җомга

Муса  Җәлилнең туган көне уңаеннан   «Лилия» балалар бакчасында «Җәлилне яттан сөйлибез» дип исемләнгән шигырь  сөйләүчеләр бәйгесе  узды. Бәйгедә  балалар бакчасында тәрбияләнүче 12  бала катнашты. Балалар сәнгатьле итеп  Муса Җәлилнең  шигырьләрен   сөйләделәр. Шулай ук бәйге барышында  музыка җитәкчесе Гәрәйханова Ф.Г.  балаларны   герой-шагыйрьнең тормышы  һәм иҗаты белән таныштырды. Барлык балалар да лаеклы чыгыш ясадылар һәм төрле номинацияләрдә җиңүчеләр дипломнары белән бүләкләнделәр. Балаларыбызны котлыйбыз! Бары тик   уңышлар,  яңа казанышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International