Февраль аенда "Җәлил гимназиясе"ндә Россия мәктәпләрендә "Киноуроклар" бөтенроссия проекты кысаларында киноуроклар сериясе уза. Башлангыч сыйныф укучылары игътибарына «Шайба», «Ванька адмирал» фильмнары күрсәтелде. Аны караганнан соң тәрбия буенча директор киңәшчесе Е.Р. Граханцева балалар белән фильмнар сюжетлары турында фикер алышты. Балалар бурыч хисенең нәрсә икәнлеге һәм ни өчен намус, батырлык, якыныңа хөрмәт һәм мәхәббәт төшенчәсе хәзерге дөньяда бик мөһим икәнлеге турында нәтиҗә ясадылар.