15 февраль - бистәдә яшәүчеләр өчен үзенчәлекле дата. Бу көнне без бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үтәбез. Бу истәлекле дата алдыннан, 14 февральдә, Шагыйрь һәйкәле янында тантаналы митинг узды. Җәлилнең 1нче мәктәбе укучылары анда катнашып, герой-шагыйрьне искә алдылар.