«Утлы еллар кайтавазы» альбом-сборнигын тәкъдир итү тантасы үткәрелде! Бу проект Бөек Ватан сугышы фронтларында батырларча сугышкан һәм Бөек Җиңү өчен тылда хезмәт иткән ата-бабаларыбызның батырлыгына чираттагы хөрмәт һәйкәле. Әлеге альбомда фронттан килгән хатлар, фотолар, ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре истәлекләре бар. Һәр документ, бу басманың һәр бите-сагыну, өмет һәм батырлык белән тулы катлаулы елларның турыдан туры шаһитләре.
Фронт хатлары- үзенчәлекле эпистоляр жанр, ул безнең алда Бөек Ватан сугышы тарихының аз өйрәнелгән тагын бер чиген ача. Бу хатлар аша без солдатларның хыялларын, өметләрен аларның фикерләрен...һәммәсен хатның авторлары белән янәдән кичерәбез, йөрәкләрендә ургылып янган хисләрен яхшырак аңлый алабыз. Әлеге җыентыкны төзүдә катнашкан һәркемгә, бигрәк тә шәхси архивларында сакланган мәгълүмәтлары, гаилә тарихлары һәм истәлекләре белән уртаклашкан кешеләргә рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең ярдәмегез белән бу альбом-җыентык язмышлары мәңгегә сугышның утылы еллары белән бәйле булганнарга тагын бер һәйкәл булды.