"Җәлил гимназиясе"ндә экологик өмә

2025 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген "Җәлил гимназиясе"нең 9 нчы сыйныф укучылары ТАССРның 100 еллыгына багышланган скверда һәм мәйданда экологик өмә үткәрделәр. Чара яшьләр арасында экологик культура тәрбияләү программасы кысаларында оештырылды. Укытучылар җитәкчелегендә балалар территорияләрне тәртипкә китерделәр: коелган яфракларны җыештырдылар, юлларны чүп-чардан чистарттылар. Экологик өмә укучыларның шәһәр мохитен яхшыртуга үз өлешләрен кертә алуларының ачык мисалы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International