Бүген Сарман гимназиясе ашханәсендә укучыларның туклану мәсьәләсе буенча мәктәп директорлары, әти-әниләр җыелдылар. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлназ Талгатовна туклану белән бәйле үзгәрешләрне аңлатты.Тендер аша узган туклану челтәре оешмасы вәкилләре дә чыгыш ясадылар. Чарада катнашучыларга менюга кергән ризыкларны ашап карау мөмкинлеге бирелде. Азактан әти-әниләр үз фикерләрен җиткерделәр, сорауларын бирделәр.