"Аҗаган 2.0" республика конкурсының муниципаль этабы

2025 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе

10 нчы апрель көнне Сарман авылында «Аҗаган 2.0» республика конкурсының муниципаль этабы булып узды. Ярышларда районның төрле мәктәпләреннән укучылар командалары катнашты. МБГББУ "Җәлил гимназиясе" командасының югары әзерлек дәрәҗәсен, бердәмлеген һәм команда рухын күрсәтеп, I урынны яулавын сөенеп хәбәр итәбез. Катнашучылар спорт сынауларында, Ватан һәм хәрби хезмәт тарихын белү буенча викториналарда бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр, шулай ук төрле биремнәрне үтәүдә зирәклек һәм тапкырлык күрсәттеләр. Муниципаль этапта җиңү командага якын арада Алабуга шәһәрендә узачак «Аҗаган 2.0» республика конкурсының зона этабында катнашуга юл ача. Балаларыбызга киләчәктә дә уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез! Җәлил гимназиясе командасын һәм аларның остазларын лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International