Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Тынычлык күгәрчене – Җиңү күгәрчене»акциясе узды.
Бөек һәм истәлекле бәйрәм - Җиңү көне якынлаша! Бәйрәм алдыннан 6-8 сыйныф укучылары белән бергә тәрбия буенча директор киңәшчесе Шәмсетдинова Р.Л. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Тынычлык күгәрчене – Җиңү күгәрчене» акциясендә катнашты.