Бүген Ләке авылында махсус хәрби операциядә катнашучы Попов Григорий Демьянович белән хушлаштык.
Попов Григорий Демьянович 1967 елның 30 мартында Татарстан Республикасының Сарман районы Ләке авылында туа. Махсус хәрби операция зонасына 2023 елның 24 августында контракт буенча китэ. Инженер-сапер ротасының механик-йөртүчесе, рядовой Попов Григорий Демьянович 2025 елның 4 апрелендә Украинаны демилитаризацияләү һәм денацификацияләү буенча махсус хәрби операция үткәрү барышында үлгән, үлем хәрби хезмәт узу чорында булган һәм хәрби хезмәт бурычларын үтәү белән бәйле түгел.
Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин хәрби хезмәткәрнең якыннарын югалту ачысын уртаклашты, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде. Сугышчы истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.