16 апрель көнне ТНВ телеканалы вәкилләре мәктәпнең уку процессы һәм мәдәни тормышы белән танышу өчен "Җәлил гимназиясе"нә килделәр. Кунакларга туган тел буенча ачык чара, шулай ук «Мәктәп бизнес-старты» мәктәп бизнес-уены кысаларында укучыларның проект эшчәнлеге күрсәтелде. Укучылар шопперлар, түбәтәйләр һәм башка милли көнкүреш әйберләре ясыйлар. ТНВ телеканалында булу "Җәлил гимназиясе" өчен мөһим вакыйга булды, үсеп килүче буын тормышында мәгариф һәм мәдәниятнең әһәмиятен ассызыклады.