Татар теленнән XII Халыкара олимпиаданың йомгаклау этабы призерын котлыйбыз

2025 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе

14-17 нче апрель көннәрендә Казанда татар теленнән XII Халыкара олимпиаданың йомгаклау этабы булып узды. Безнең районнан Җәлил гимназиясе укучылары Мамедов Р., Гәрәева А., Самарова Д. Олимпиада йомгаклары буенча 8 нче класс укучысы Гәрәева Алия призер булды (укытучысы Шакирова Э. Ф.). Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү Г.Тукайга багышланган Бөтенроссия туган тел форумы кысаларында узды. Алия белән Эльмира Финус кызын бу җиңүләре белән котлыйбыз! Молодцы!!! Рамал белән Җәмилә дә бик әйбәт чыгыш ясап, югары баллар җыйдылар!!! Алга таба да уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International