Җәлил гимназиясендә «Хәтер бакчасы» дигән патриотик акциясе узды

2025 елның 19 апреле, шимбә

2025 нче елда «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе 18 нче марттан 22 нче июньгә кадәр үткәрелә. Бөтен Россия буенча активистлар агач үсентеләре утырталар. Алар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 миллион солдатның батырлыгын искә төшерәчәк» "Хәтер бакчасы" акциясе Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Ул һәлак булган геройларның истәлеген мәңгеләштерү генә түгел, ә авылны яшелләндерүгә дә юнәлдерелгән. Мәсәлән, 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары, Беренчеләрдән булып хәрәкәт активистлары мәктәп территориясендә куаклар һәм агачлар утыртуда актив катнаштылар. Бу яшелләндерүгә үз өлешеңне кертеп кенә калмыйча, Ватаныбыз өчен көрәшкән каһарманнарны искә алу өчен дә менә дигән мөмкинлек. "Хәтер бакчасы" - буыннар бәйләнеше, Ватаныбызны саклаучыларның батырлыклары турында искә төшерү. Һәм һәр яңа үсенте - киләчәккә бер адым, ул баш өстендә тыныч күк йөзе өчен рәхмәт йөзеннән үстерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International