Сарман гимназиясендә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыелды. Укучылар, ата-аналар, педагоглар читтә калмадылар һәм катнаштылар. Акциядә катнашкан һәркемгә ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең ярдәм – ул гомуми эшкә бәяләп бетергесез өлеш кертү һәм безнең сугышчыларга игътибарның мөһим билгесе.