Яз - табигатьнең уяну вакыты гына түгел, чисталык һәм тәртип урнаштыру вакыты да ул. «Лилия» балалар бакчасында әти-әниләр территорияне җыештыруда катнаштылар. Язның аяз көне кәефне күтәрде, барысы да бердәм һәм күңелле эшләделәр. Балалар бакчасы территориясе тиз арада чүп-чардан һәм коры үләннән чистартылды. Үз хезмәтенең нәтиҗәсен күрү үзе бер рәхәтлек бирә. Һәркем бу эшкә үзенең күңел җылысын кертте, чөнки бу безнең балалар өчен эшләнә . Хезмәттәшлек һәм ярдәм өчен әти-әниләргә рәхмәтебезне белдерәбез.
#Экояз
#Эковесна