"Сандугач" ның 4 нче балалар бакчасында Җир көненә багышланган тематик көн - Чиста су, Җир һәм Һава бәйрәме булып узды. Көн дәвамында төрле чаралар уздырылды. Әлеге чараларның максаты балаларның игътибарын экологик проблемаларга юнәлтү иде. Әңгәмәләр, уеннар барышында балаларны кеше һәм табигать мөнәсәбәтләре турында уйланырга, аларның да безнең планетаны саклый алуларын тоярга дәртләндерде.