Бүген Сарманда «Даулы болын» мәйданында традицион милли бәйрәм - "Сабантуй"узды

2025 елның 7 июне, шимбә

Татар халкының иң яраткан бәйрәме-язгы кыр эшләре тәмамлангач уздырыла торган Сабантуй быел киң колач һәм күңелле узды. Бәйрәмдә мөхтәрәм кунаклар катнашты. Котлау сүзләре белән Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Миргазыйм улы Салихов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Наил улы Гарипов чыгыш ясадылар. Алдынгыларга бүләкләр, Мактау грамоталары тапшырылды. Мәйданда көчле спорт дәртләре, көч һәм җитезлек ярышлары кайнап торды: ГТО нормативлары кысаларында герләр һәм штангалар күтәрделәр, аркан һәм таяклар тарттылар, кыек бүрәнә өстендә баланс тоттылар һәм биек шома баганага менеп бастылар, багана башына приз куелды. Мәйдан уртасында милли көрәш буенча ярышлар узды. 2025 елгы Сабантуйның абсолют батыры Радик Раушан улы Насруллин булды, аңа тәкә һәм акчалата бүләк бирелде. Җиңүчеләрне бүләкләү бәйрәмнең төп сәхнәсендә узды. Җиңүчеләргә һәм призерларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Сабантуй программасы кысаларында башка бик күп ярышлар, уеннар, конкурслар һәм шаяртулар уздырылды. Районның иҗат коллективлары чыгышлары бәйрәмнең тагын бер бизәге булды. Сәүдә нокталары, балалар мәйданчыклары, батутлар эшләде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International