Музей яңалыклары: "Нить Ариадны" проектын гамәлгә ашыру

2025 елның 19 июне, пәнҗешәмбе

«Нить Ариадны» - инвалид балаларның һәм өлкәннәрнең иҗади сәләтләрен үстерү өчен уңайлы мөхит булдыруга юнәлдерелгән проект! «Сабантуй» милли бәйрәме вакытында мәйданда әлеге проектта катнашучы балаларның эшләре күргәзмәсе оештырылды. Бу бәйрәм проект казанышларын күрсәтү өчен менә дигән мәйданчыкка әверелде, йөзләгән тамашачының игътибарын җыйды. Безнең кечкенә осталарыбыз үз эшләрен күргәзмәдә күреп чын күңелдән сөенделәр. Бу күргәзмә инклюзив сәнгатьне үстерүдә мөһим этап булды.. Проектны гамәлгә ашыру дәвам итә, һәм июль башында ук без яңа төркем белән очрашуны көтәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International