Бүген Игәнәбаш авылында яшәүче Сәлахова Нәзирә Әхмәтҗан кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2025 елның 3 июле, пәнҗешәмбе

Нәзирә апаның әтисе сугышка киткәч, алар гаиләсе Игәнәбаш авылына күченә. 1950 елда кыз Казан шәһәренә китә, механика заводына эшкә керә. Ләкин 1957 елда кабат Игәнәбашка әйләнеп кайта. Колхозда төрле эштә эшли. 1978 елдан сатучы вазифаларын башкара. Сопбух абый белән гаилә кора, кызганычка каршы, аның белән 22 ел гына яшәп кала, тормыш иптәше 1979 елда фаҗигале төстә вафат була. Нәзирә апа өч баланы ялгызы башлы-күзле итә. 1990 елда лаеклы ялга чыга, гомер буе куйган тырыш хезмәте өчен күп санлы Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә, «Хезмәт ветераны» исеменә лаек була. Бүгенге көндә гомер иткән авылында улы Эльмир белән яши. 

Ветеранны гомер бәйрәме белән район Советы аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлова тәбрикләде, Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды. Нәзирә апага котлау сүзләрен Илексаз авыл җирлеге секретаре Зилә Салихова, ветераннар советы рәисе Әлфия Закирова, шәфкать туташы Альбина Рәхимова да җиткерделәр, бүләкләп үттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International