Ә без "Нить Ариадны" проектын гамәлгә ашыруны дәвам итәбез. Алда әйтелгәнчә, проект командасы традицион тукучылык өлкәсендә осталыкны арттыруга юнәлтелгән мастер-класслар сериясен, тәҗрибәле белгеч һәм проект партнёры Уразгильдина Наталья Евгеньевна җитәкчелегендә уза башлады. Проект кысаларында безнең икенче шөгылебез тукучылык техникасында пояс әзерләү нигезләренә багышланган иде. Исегезгә төшерәбез, проект "Свет" хәйрия фондының финанс ярдәме белән гамәлгә ашырыла.