Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее «Свет» хәйрия фонды тарафыннан үткәрелгән Бөтенроссия грантлар конкурсы җиңүчесе һәм бүгенге көндә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлы мохит булдыруга юнәлдерелгән «Нить Ариадны» проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Әлеге әһәмиятле проектны гамәлгә ашыру кысаларында Социаль хезмәт күрсәтүче дәүләт автономияле учреждениесе "Җәлил картлар һәм инвалидлар йорты"ннан килгән чираттагы төркемне кабул иттек. Беренче очрашу экспозицияләр буенча мавыктыргыч экскурсия формасында узды. Ул кунакларга безнең команда һәм музей белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирде, алдагы чараларга нигез салды. Киләсе очрашу тукучылык буенча практик дәресләргә багышланачак. Алда безне җылылык, дуслык һәм илһам белән тулы онытылмас очрашулар көтә дип ышанабыз!