Музей яңалыклары: "Нить Ариадны" проектын гамәлгә ашыру

2025 елның 10 июле, пәнҗешәмбе

Музей сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлы мохит булдыруга юнәлдерелгән «Нить Ариадны» проектын гамәлгә ашыруны дәвам итә. Проектта катнашучыларының өченче төркеме Социаль хезмәт күрсәтүче дәүләт автономияле учреждениесе "Җәлил картлар һәм инвалидлар йорты"ннан килделәр.

Проект командасы җитәкчелегендә катнашучылар тукучылык һөнәрен үзләштерәләр. Һәрбер очрашу социаль элемтәләрне ныгытырга һәм яңа күнекмәләрне үстерергә мөмкинлек бирә. Эш тәмамлангач, тукымалар кулдан эшләнгән уникаль эшләнмәләрнең нигезе булачак, аларны тиздән проект кысаларында оештырылачак хәйрия ярминкәсендә күрә алачаксыз. Проект "СВЕТ" хәйрия фонды финанс ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International