Районда диңгезчеләр бәйрәм итәләр

2025 елның 27 июле, якшәмбе

Бүген Хәрби-диңгез флоты көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан район Үзәк ял паркында тантаналы чара оештырылды. 
Диңгезчеләрне бәйрәмнәре белән Сарман муниципаль район Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин котлады, иң активларына Рәхмәт хатлары белән бүләкләр тапшырды. Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар урынбасары Ленар Һамбал улы Һадиуллин да котлауларга кушылды, гаскәр ветераннарын, аларның гаилә әгъзаларын бүләкләде. Хәрби-диңгез флоты төркеменең район буенча җитәкчесе Мөнәвир Зыятдинов төркемгә яшьләрне кабул итте, иң өлкән диңгезчеләрне, актив гаиләләрне билгеләп үтте. «Хәрби кардәшлек» берләшмәсе вәкилләре котлаулардан читтә калмадылар.
Мәңгелеккә күчкән диңгезчеләрне бер минут тынлык белән искә алдылар. Ахырдан мемориалга чәчәкләр салынды. Чара Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов инициативасы белән оештырылган "Татарстанда җәй" проекты кысаларында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International