Сарман авылында капиталь ремонттан соң «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы бинасы - Сарман мәгълүмат-редакция үзәге ачылды.
Тантаналы ачылышта Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка бинаны яңартуда ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук типография бинасында Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее урнашкан.
Ачылышта мәртәбәле кунаклар арасында Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Миргаҗәм улы Салихов, «ТАТМЕДИА» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәетгәрәй улы Сәлимгәрәев, «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры Шамил Мөхәммәт улы Садыйков бар иде. Алар сарманлыларны әлеге истәлекле вакыйга белән котладылар.