Габдрахман авылы бүген бер гасырлык юбилеен билгеләп үтә! Йөз ел – ул дата гына түгел, ул бай тарих, берничә буын хезмәте һәм туган җиргә бетмәс-төкәнмәс мәхәббәт билгесе.
Тантаналы чарада Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Миргаҗәм улы Салихов, «Җәлилнефть» нефть-газ чыгару идарәсе ветераны Рәис Асылгәрәй улы Әхмәтшин катнашты. Мөхтәрәм кунаклар авыл үсешенә өлеш керткән гаиләләргә Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Тантана халык күңел ачулары белән дәвам итте.
Әлеге чара «Татарстанда җәй» проекты кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән узды.